30 гыйнвар 2026 материаллары
-
Авыл
Марат Җәббаров: «Соңгы өч елда фермерлар җитештергән тулай продукция өлеше кимеде»
Фермерлар акрынлап шәхси хуҗалык итүгә күчә, аларда терлек саннары кимү сәбәпле, сөт һәм ит җитештерү азая. Шул ук вакытта куйган таләпләрне үтәп, уңышлы эшләп килүчеләр дә бар. Җир кешеләренең кәефен Татарстанның фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе утырышында тоеп кайттык.
-
Язмыш
«Алты баламны калдырып, ничек китим мин?!»
2022 ел коточкыч төш булып күңеленә уелып калган Алсуның: куркыныч диагноз, аны кабул итү, күзенә карап торган алты баласын ятим калдырмас өчен көрәшү. Биектау районының Бимәр авылында яшәүче күпбалалы ана тормышның якасына ябыша.
-
Интервью
Илсөяр Иксанова: «Үзем булып калуны телим»
Аның шигырьләрендә чын сөю тәме дә, югалту газабы, сагыну һәм сагыш шулкадәр йөрәккә үтәрлек итеп язылган. Укыйсың да, бу бит нәкъ минем хисләр, дисең. Үз иҗаты белән ул сине ак болытларга утыртып туган як тугайларына, бәхетле балачак калган туган нигезгә дә алып кайта, фәлсәфи уйларга да этәрә.
-
Яңалыклар
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмаячак
Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итү турында контракт төзегәндә төп аерма шунда, анда теркәлгән хезмәт итү срогы автомат рәвештә озайтылмаячак. Пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт төзергә мөмкин булган минималь срок – бер ел. Контракт буенча хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
-
Җәмгыять
Алмаз хәзрәт Сафин: «Елау – ихласлык һәм дөрес күңелле кеше булуның билгесе ул»
Көчлеләр дә елый. Күз яше көчсезлек билгесе түгел чөнки. Киресенчә, балавыз сыгу – ихласлык күрсәткече ул. Бигрәк тә намаз, Коръән укыганда чыккан күз яшьләре игътибарга лаек. Казанның «Өметлеләр» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Сафин белән ислам динендә елауга мөнәсәбәт хакында сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Мәктәп һәм интернеттан түгел, гаепне үзебездән эзләп карыйк
«Үсмер, кулына корал тотып...» Мондый хәбәрләрне ишетүгә «тагын берәү...», «чираттагысы» дип кенә карарга ияләшеп киләбез түгелме? Элек чит ил яңалыкларыннан ишеткән коточкыч хәбәрләр бүген безнең чынбарлыкка әйләнде. Беребез дә бала кулына пычак та, мылтык та тоттырып чыгармый югыйсә. Ни җитми сиңа, бала? Нәрсәне биреп бетерә алмыйбыз?
-
Яңалыклар
Арчада бакчадан ук табигатьне сакларга өйрәтәләр
Арча районының Шушмабаш авылындагы балалар бакчасында экологлар кунакта булган.
-
Яңалыклар
Су чистарту корылмалары контрольдә
Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министры Азат Җиһаншин Казандагы биологик су чистарту корылмаларның торышы белән танышты.
-
Яңалыклар
Тукай һәм Алабуга районнарында зур чүплек табылган
Татарстан экологлары Түбән Суыксу авылы территориясендә 53 кв.метрлы чүплек тапканнар.
-
Яңалыклар
«Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалистлары билгеле булды
28-29 гыйнвар көннәрендә Казанда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең ярымфиналы узды. Анда катнашкан 20 ярымфиналист арасыннан 12 кыз финалга сайлап алынды. Бу хакта «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Республика автомәктәпләрендә 1 марттан нәрсә үзгәрә
Автомәктәпләрдә практик дәресләр санын арттырачаклар, ә укуның теоретик өлешен онлайн-форматта узарга рөхсәт итәчәкләр. 1 марттан автомәктәпләрдә тагын нинди үзгәрешләр гамәлгә керәчәк. Бу хакта тулырак «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
12 февральдә Муса Җәлил язмышы турындагы «Кара урман» фильмы Татарстанда прокатка чыга
Радик Кудояровның Советлар Союзы Герое Муса Җәлил язмышына һәм аның үлеменең Нюрнбергта беренче тапкыр экранлаштырылган нацист җинаятьчеләрен җәзалау белән бәйле «Кара урман» исемле тулы метражлы нәфис фильмы Татарстанда 12 февральдән башлана. Бу хакта «Татаркино» матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Быел Казан метрополитенында иҗтимагый Wi-Fi барлыкка киләчәк
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Илья Начвин Казан метрополитенында Wi-Fi челтәрләрен үстерәчәкләрме дигән сорауга җавап бирде, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Татарстан 2025 елда торак файдалануга тапшыру буенча лидерлар рәтенә керде
Татарстан Республикасы 2025 елда торак файдалануга тапшыру буенча лидерлар рәтенә керде. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».